Олы улым белән кич утыру!…

Олы улым белән кич утыру!

Бу ашыгу. Бу ашкыну —
Йөрәгеңдә дәвер яна!
Үз-үзеңне узуыңмы?!
Кызуыңмы эчтән, балам?!

Көннең-төннең сутын сытып,
Вакыт чикләреннән көлеп.
Тын ал. Арган йөрәгеңне
Минем йөрәгемә төреп.

Без дә шундый булдык микән?!
Уттан ялкын! Ялкыннан- ут!
Мизгел саен яңа гамәл!
Меңгә бүлгәләнгән минут!

Гасыр күзләрендә гел син!
Синдә яңа Галәм яна!
Бер секундың бер гомергә
Тиңләшәме әллә, балам!

… Бу гәпләшү — җаннан җанга…
Бу гәпләшү барсын уйлап:
Миннән бер башка озын син.
Бер гасырга акыллырак!

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт